Микулино пункты кунаклар каршылый

2014 елның 15 ноябре, шимбә
Азнакай “Нефтемаш” заводында ясалган яңа буын феьдшерлык-акушерлык пунктлары Татарстанда яшәүчеләрне куандырып тора. 15 ноябрьдә Азнакай районының Микулино авылында чираттагы ФАП ачу тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә күршеләребез чын бәйрәм оештырдылар. Ул Татарстан президентына, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына шундый бүләк өчен зур рәхмәт әйтте, ә җыелган халыкка бу пунктның бусагасын профилактика максаты белән генә ачып керүләрен теләде.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин исеменнән авыл кешеләрен, азнакайлыларны ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин тәбрикләде. Ул республика программаларының, шул исәптән “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү” программасының да уңышлы рәвештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте, туучы балалар санын арттырырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International