Татарстан Президенты "ЧТПЗ" ААҖ Директорлар советы рәисе белән очрашты

2014 елның 15 ноябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ЧТПЗ» ААҖ Директорлар советы рәисе, акционер Александр Федоров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «ЧТПЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Максим Игнатьев, «Алнас» ААҖ башкарма директоры Сергей Саченко катнашты.

Очрашуда катнашучылар ЧТПЗ - Чиләбе торба-прокат заводы нефть сервисы дивизионына керүче «Римера» компанияләр төркеменең Әлмәттәге «Алнас» заводын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар. Александр Федоров предприятиенең 9 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. «Алнас»ның соңгы 5 ел эчендә рекордлы җитештерүгә ирешүе турында хәбәр итте. Завод электр насослары җайланмалары җитештерә, сату күләмнәрен айга 315 миллион сумга җиткергән, бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырган вакытта 40 процентка артык. Очрашуда шулай ук ЧТПЗның Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлектә катнашу перспективалары каралды - ЧТПЗ вәкилләрен хезмәттәшлекне үстерү эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлеге карар «Алнас» заводы үсешенә этәргеч бирәчәк, шулай ук Татарстан белән Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләргә ныгытуга сизелерлек өлеш кертәчәк.

ЧТПЗ Директорлар советы рәисе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергәләп «Алнас»та хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендәге эш турында да сөйләде. 9 ай эчендә предприятиедә бу күрсәткеч, узган елгы белән чагыштырганда, 40 процентка арткан, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International