“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда конференция

2014 елның 15 ноябре, шимбә
13 ноябрьдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда кискен коронар синдромлы пациентларны дәвалауга багышланган конференция булды. Анда КДМУның эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы доценты, м.ф.д. Нияз Хәсәнов катнашты. Конференциягә Әлмәттән һәт республиканың көньяк-көнчыгышыннан кардиологлар, терапевтлар, гомуми практика врачлары җыелды.

Профессор Нияз Хәсәнов авыруларны дәвалау буенча Европа кардиологлар оешмасының яңа рекомендацияләренә багышланган доклад укыды. Конференциядә кискен миокард инфаркты кичергән авыруларны карауның госпитальгә кадәр, госпиталь һәм амбулатор этаплары мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

Кискен коронар синдром – бик җитди проблема. Татарстанда андый авыруларны тире аша коронар катнашу ысулы белән дәвалау буенча берничә үзәк ачылды, шуларның берсе - “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International