Картлыкның аларга теше үтмәс

2014 елның 14 ноябре, җомга
Ветеран-пенсионерлар арасында 4нче спартакиада югары оешканлык, музыка белән футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбендә үтте. Программага дротиклар ыргыту – дартс ярышы һәм гомуми физик әзерлек кертелгән иде. Шәһәр ветераннар советы һәм Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештырган чарада 21 команда катнашты.

Бу гади спорт бәйрәме генә түгел иде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Шуның өстенә “Импульс” физкультура-сәламәтләндерү клубына 4 ел да тулган иде. Ә анда йөрүчеләр саны һаман арта. Аның сафларында инде 700 кеше, даими шөгыльләнүчеләр 400ләп.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән спартакиадада катнашучыларны Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин сәламләде. Сәламләү сүзләре белән Пенсия фонды җитәкчесе Фая Якупова, шәһәр ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов та чыкты.

Чүгү, урында сикерү, дротиклар ыргыту, кул көче белән гәүдәне идәннән күтәрү – барысы да музыка астында үтте. Катнашучылардан күп кешегә Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International