Мәҗит Салихов Ченду шәһәрендә (Кытай) конференциядә катнашты

2014 елның 14 ноябре, җомга
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Кытайга эш визиты белән барган Татарстан делегациясе сотавында Ченду шәһәрендә конференциядә катнашты. Делегация составында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалагы министрлыгы вәкилләре, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең башкарма комитетлары хезмәткәрләре бар иде.

«Челендж Бибендум» конференциясенең 120нче сессиясе 11-14 ноябрь көннәрендә булды. «Челендж Бибендум» - транспорт һәм шәһәрдә планлаштыру өлкәсендә уникаль чара буларак билгеле, ул дәүләт һәм хосусый сектор, шулай ук халыкара оешмалар вәкилләрен берләштерә.

Форумга 5000ләп белгеч җыелган иде, шулар исәбендә 80 илдән 400 журналист та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International