21-28 ноябрьдә ВИЧка тестлау буенча Европа атнасы була. Теләгәннәр барыгыз да кушылыгыз!
2014 елның 14 ноябре, җомга
Европа җәмәгать оешмалары Европа җәмәгатьчелеген 21-28 ноябрьдә “ВИЧка тестлау буенча Европа атнасы” акциясенә кушылырга чакырдылар. Акциянең максаты – үзләренең ВИЧ-статусын белеп торучы кешеләр санын арттыру һәм ВИЧны соңга калып диагнозлау очракларын киметү.
Бу акция Татарстанда киң яклау тапты. Республика СПИД үзәге мәгьлүматларына караганда, 1987 елдан 2014 елның октябренә кадәр республикада 17 926 ВИЧ-инфекция очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Әлмәт районында 2000 елдан хәзергә кадәр ВИЧ-инфекция йоктырган 1979 кеше ачыкланган, шуларның 489ы үлгән.