Бүген Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне

2014 елның 14 ноябре, җомга
Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне 1991 елда Халыкара диабетик федерация һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелде.

2007 елдан Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне БМО канаты астында үткәрелә. 14 ноябрь көнне (1891 ел) инсулинны уйлап табып беренче тапкыр диабет белән авыручыны үлемнән коткарып калган Ф.Бантинг туган. Аңа кадәр шикәр диабеты белән авыручының дәваланырга да, яшәргә дә өмете булмаган. Шикәр чирен бүген дә әле дәвалый алмыйлар, әмма инсулин ярдәмендә аны контрольдә тотарга була.

Бүгенге көндә диабет белән авыручылар дөньяда 200 миллионлап кеше исәпләнә, аларның саны елдан ел арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International