“Электрон” яшүсмерләр клубына 30 ел

2014 елның 14 ноябре, җомга
“Электрон” яшүсмерләр клубы үзенең 30 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итте. Аңа 1984 елның 12 ноябрендә баш предриятисе “Радиоприбор” заводы булган 12нче җирле үзидарә советы территориясендә нигез салына.

Башта ул нигездә сәнгать юнәлешендә эшли, 11 түгәрәк оештырыла. Аннары клуб экологик юнәлеш ала, шул уңайдан “Яшь натуралист” түгәрәге, “Яшел патруль” берләшмәсе, “Көнбагышлар” курчак театры барлыкка килә.

“Электрон” клубына 100дән артык үсмер йөри. Анда мөдир Рузания Талипова, педагоглар Лилия Яруллина, Альбина Мөгътәсимова, Светлана Белянова һәм Рәмзия Арифуллина кебек тәҗрибәле, талантлы, иҗатчыл белгечләр эшли.

Бердәм коллективның актив эшләве нәтиҗәсендә клубның педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре шәһәр, республика, бөтенроссия конкурсларында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International