Россиядә Социолог көне билгеләп үтелә

2014 елның 14 ноябре, җомга
Ел саен 14 ноябрьдә Россия социологлары, рәсми расланышы булмаса да, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Тарихи документлардан күренгәнчә, 1901 елның 14 ноябрендә Парижда Иҗтимагый фәннәрнең рус югары мәктәбе ачыла, кайбер белгечләр аны дөнья фәне тарихында беренче социологик факультет дип саныйлар. Мәктәптә лекцияләрне Россиянең иң зур социологлары һәм сәясәтчеләре М.Ковалевский, Н.Кареев, Е.Де Роберти, П.Милюков һәм башкалар укый. Шуның өчен дә бәйрәм өчен менә шушы көн сайланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International