Врач булырга госпитальдә карар иткән

2014 елның 14 ноябре, җомга
13 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхимов Габделбарый Вәгыйз улын 90 яше белән котладылар. РФ президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән ветеранны район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин тәбрикләде.

Габделбарый Вәгыйз улы 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туган. Аны армиягә 1943 елның мартында алалар. Чувашстанның Суслонгер лагеренда сугышчы һөнәренә өйрәнә, кул пулеметчысы курслары үтә.

Габделбарый Габдрәхимов 1нче Украина фронты составында Киевны азат итүдә катнаша. Шунда бик авыр җәрәхәтләр ала.

Хәрби госпитальдә сугышчыларның тормышын саклап калу өчен врачларның никадәр тырышлык куюын күргән солдат үзе дә врач булырга карар итә. Авылга кайтып ат караучы булып эшләгән җиреннән урта белем турында аттестат ала. Аннан мединститутка юл тота. Әлмәткә кайтып, медсанчастьта врач-терапевт була, аннары 1958 елда тубдиспансерга врач-фтизиатр итеп күчерелә. Тармакта гомуми стажы 45 елдан артык, шуның 18 елын баш врач булып эшли.

Институтта табышкан тормыш юлдашы врач-рентгенограф Галия Ямилова белән илле елдан артык бергә гомер итәләр (хатыны күптән түгел вафат), ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары оста педиатр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International