Әлмәттә сыйфат атнасы үтә

2014 елның 14 ноябре, җомга
Европада сыйфат атнасы уңаеннан 12 ноябрьдә Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәттәге бер кибеттә сатып алучыларның үз хокукларын яклау турында законнарны ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карадылар.

Акция барышында сатып алучыларга анкета таратылды. Тутырган җавапларында сатып алучылар үзебездә җитештерелгән төрле сөт, икмәк, ит ризыкларын ни өчен алуларын аңлаттылар, тәкъдимнәрен, тәнкыйть фикерләрен яздылар.

Сатып алучыларга төрле памяткалар, буклетлар, “Пульс” гәзитенең сатып алучыларның хокукларына багышлап чыгарылган саны таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International