Әлмәт җырчылары “Роза ветров” халыкара конкурсында лауреат булдылар

2014 елның 14 ноябре, җомга
Әлмәттәге 1нче музыка мәктәбендә укучы дүрт бала Мәскәүдә Балалар һәм яшьләр иҗатының XX “Роза ветров” халыкара конкурсында “Эстрада вокалы. Соло” номинациясендә лауреат булдылар. Менә җиңүчеләрнең исемнәре: Даяна Чередниченко, Анастасия Цитрикова, Дамир Нуретдинов, Алина Шафигуллина. Алар барысы да вокал буенча педагог Маргарита Низамованың шәкертләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International