Нәзарәтнең электрон китапханәсендә татар галимнәренең 145 китабы урын алды

2014 елның 14 ноябре, җомга
Бу хакта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам институтында оештырылган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конфереция дә сөйләде.

Камил хәзрәт ТР МДНнең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында әйтте.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә һәр теләүче ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. “Darul-Kutub” электрон китапханә дә уникаль проектыбыз. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе күптомлы басмалар. Әйтергә кирәк, нәзарәт татарларның рухи мирасын тергезү бурычын куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар күбесенчә инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, - диде мөфти.

http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International