Әлмәттә медсовет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары катнашты

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт районында 2014 елның тугыз ае йомгаклары буенча сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чараларның үтәлеше – Медицина советы утырышының планы шундый иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, баш врачлар, аларның поликлиника һәм дәвалау эше буенча урынбасарлары, кадрлар эше белгечләре катнашты.

Төп доклад белән идарә җитәкчесенең урынбасары Вера Головина чыкты. “Ана һәм баланың сәламәтлеген саклау” программасы буенча үткәрелә торган эшкә балалар дәваханәсенең баш врачы Лидия Исмәгыйлова анализ ясады.

Әлмәт үзәк район дәваханәсенең баш врачы Гөлсинә Шәмсиева 2014 елда үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтүне оештыру турында сөйләде.

Бергәләп эшләү, планлы эш үткәрү, төрле программаларда,профильле ведомтвоара комиссияләр эшендә катнашу турында муниципалитет фикерен башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйфанов җиткерде. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Татнефть” ААҖ исеменә сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте.

Медсоветта катнашучыларга мөрәҗәгатендә Илдар Фатихов иң элек докладларда әйтелгән мөһим проблемаларга тукталды, үткәрелгән эш өчен рәхмәт белдерде, демографик динамика, диспансерлаштыруның уңай нәтиҗәләре, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм вәкаләтләрне урта медперсоналга юллау кебек мөһим моментларга игътибар юнәлдерде. Әлмәт районының пилот проектларда катнашучы, лидерлар сафында калырга тиешле яхшы район булуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International