Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләшү

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы булды.

Киңәшмәдә катнашучылар башка мәсьәләләр белән беррәттән тантаналы парад үткәрүгә әзерләнүгә бәйле оештыру чаралары буенча да фикер алыштылар. Аерым моментлар, Марат Гыйрфанов билгеләп үткәнчә, атналык режимда каралачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында Әлмәт районында акча средстволары җыю дәвам итә. Акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә һәм һәлак булган каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә тотылачак. Акча җыю 2015 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Монда һәркем үз өлешен кертә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International