Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең (ВДПО) Әлмәт бүлекчәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ОФПСның 2нче отряды актлар залында ВДПОның Әлмәт район һәм шәһәр бүлекчәсе оештырылуга 55 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш булды. Чара Җәмгыять ветераннарын хөрмәтләүдән башланды, көчле алкышлар астында аларга чәчәк букетлары тапшырылды.

ВДПОның Әлмәт бүлекчәсе рәисе Радик Камалетдинов эшчәнлеккә йомгак ясады һәм коллективка югары профессиональ дәрәҗәдә эш итүе өчен рәхмәт белдерде. ВДПОның Үзәк советы рәисе Михаил Верзилин аңа “ВДПОның атказанган хезмәткәре” дигән махсус билге тапшырды. Михаил Верзилин шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфановка һәм “Татнефть” ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазковка ВДПОның медальләрен тапшырды.

Марат Гыйрфанов коллективны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлады һәм район советы һәм башкарма комитетының Почет грамотасын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International