Әлмәттә ВДПОның булачак бинасының беренче ташы салынды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең (ВДПО) Әлмәт район һәм шәһәр бүлекчәсе оештырылуга 55 ел тулу билгеләп үтелде. Шушы истәлекле дата уңаеннан ВДПОның Татарстан республика оешмасы Әлмәт бүлекчәсенең яңа бинасына беренче таш салынды.

Мөһим вакыйгада ВДПОның Үзәк советы рәисе Михаил Верзилин кактнашты. Ул ВДПОның Әлмәт бүлекчәсенә яңа бина төзелешенә дип 200 мең сумга сертификат тапшырды.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җәмгыять хезмәткәрләренә эшләре, профессионализмнары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

ВДПОның Әлмәт бүлекчәсе рәисе Радик Камалетдинов киләчәк буыннарга хат текстын укыды. Хат капсула эчендә беренче таш белән яңа бина нигезенә салынды. Ул бүлекчә оешуның 100 еллыгында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International