“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Салихович! ДСРК районында яшәүчеләр 1нче маршрут автобусының нигә шулай сирәк йөрүен ачыклавыгызны үтенәләр. 1-2 сәгатькә бер тапкыр гына килә. Башка шәһәрләрдә бит автобус 15 минут саен килә. Шушы мәсьәләне хәл итсәгез, халык бик рәхмәтле булыр иде. Безнең районга троллейбус җибәрергә вәгъдә иткәннәр иде, ул әле кайчан булыр...

Җавап: Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар чыннан да дөрес. Чираттагы тикшерү вакытытында (13 ноябрь) 8 автобус урынына 6 машина гына йөри иде. Муниципаль заказ буенча интервал 22-26 минут булырга тиеш, чынлыкта 70 минут иде. Тикшерүләр дәвам итәчәк.

АПОПАТ җитәкчеләре әйтүенчә, предприятиедә шоферлар җитешми. Шул уңайдан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чит ил гражданнарын эшкә алырга квота бирелде. Хәзер квалификацияле персонал сайлау бара.

Шулай ук ДСРК районында яшәүчеләргә пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында ӘМР башкарма комитетында яңа “РТС-ДСРК-Үзәк базар” троллейбус маршруты булдыру мәсьәләсе карала.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International