Бүген Бөтендөнья сыйфат көне

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Бөтендөнья сыйфат көне дөньяның күп илләрендә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне гамәлгә куюның инициаторы Европа сыйфат оешмасы булды.

Бөтендөнья сыйфат көне 1990 елда расланды. Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе керә торган атнаны Европа сыйфат атнасы дип игълан итте.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфатлы булуының әһәмиятен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру.

Сыйфат проблемасы – дөньядагы әйдәп баручы илләр экономикасында иң алгы проблемаларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International