“Алнас” нефть чыгару өчен энергоэффектив двигательләрне серияләп ясый башлады

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
“Римера”ның Әлмәттәге “Алнас” заводы “Томснефть” промыселларында нефть чыгару өчен яңа энергоэффектив двигательләрне сынауны уңышлы тәмамлады. Сынаулар нәтиҗәсендә яңа җиһаз серияләп чыгарыла башлады.

“Томскнефть” чганакларында күтәренке көчәнешле, 45 кВтлы, 117 мм габаритлы һәм 32 кВтлы батырылма двигательләр техник һәм энергетик параметрлары сакланган хәлдә штатлы режимда эшләделәр. Заказчы вәкилләре сынауларның уңышлы үтүе турында актны имзаладылар һәм яңа җиһазны серияләп җитештерүгә куярга тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International