“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Салихович! 87 яшьлек карчыкка ярдәм итегез әле. Ул сугыш ветераны, сугыш ветеранының хатыны, Әлмәттә Зеленая урамындагы 11нче йортта яши. Аның өе тәмам искереп-тузып беткән, җылы тотмый. Ә әби авырый. Ул шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп караган иде, комиссия өйне ремонтларлык түгел дип тапкан, торак чиратына куйганнар. Октябрь-ноябрьдә күчерергә вәгъдә иткәннәр иде. Хәзерге көндә өйнең матчасы, нигезе, ишек-тәрәзәләре тәмам беткән, бернинди коммуникация юк. Өй җылы тотмый, суык булу аркасында әбинең памперсларын да алыштырырлык түгел.

Җавап: Агапова Мария Семеновна, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак, федераль бюджеттан бирелә торган субвенцияләр исәбенә торак алу өчен субсидия алуга чиратка куелды (чираты Әлмәт районы буенча өченче).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International