Бүген Халыкара сукырлар көне

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
1745 елның 13 ноябрендә Франциядә танылган педагог, Парижда һәм Петербургта сукырлар өчен берничә мәктәпкә нигез салган Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының карары белән бу дата Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтелә башлады. Аның төп максаты – күрү сәләтен бөтенләй югалтып авыр хәлдә калган кешеләргә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын тарту.

Валентин Гаюи сукырлар өчен беренче шрифт уйлап чыгара, хөкүмәттән һәм хәйрия оешмаларыннан бернинди ярдәм алмыйча, үз өендә сукыр балалар өчен беренче мәктәп ача, сукырлар өчен, мәктәп каршында типография оештырып, беренче китаплар чыгара. 1829 елда Гаюиның шәкерте Луи Брайль күзе күрмәгән кешеләр өчен рельефлы-нокталы шрифтның универсаль системасын эшли, ул дөньяның барлык илләренә тарала.

Бүгенге көндә дөньяда 124 миллион сукыр кеше исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International