Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы булды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
12 ноябрьдә Әлмәттә беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы булды. Аның эшендә республикадагы җирле оешмаларның җитәкчеләре, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашиядән вәкилләр, шулай ук укытучылар, журналистлар, галимнәр катнашты.

58нче балалар бакчасында конгресста катнашучылар гаилә бәйрәмен тамаша кылдылар, Нуриевлар, Дәминовлар, Насыйровлар һәм Мисбаховлар гаиләләре концерт номерлары күрсәттеләр, бала тәрбиләү серләре белән уртаклаштылар.

Аннары кунаклар Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә булдылар, район имам мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин экскурсия үткәрде, мәчет каршындагы мәдрәсә эше белән таныштырды. Аннары кунаклар Р.Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә, заманча төзелгән 25нче урта мәктәптә булдылар.

Төштән соң Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы булды. Аны ачып, башкарма комитет рәисе Ринат Закиров күчмә утырыш өчен Әлмәтнең сайлануы очраклы түгеллеген әйтте, бу төбәкнең татар халкына Ризаэддин Фәхретдин, Фатих Кәрими кебек мәшһүр шәхесләр бирүен, биредә Һади Атласи эшләвен билгеләп үтте. Үзе җитәкчелек иткән оешманың эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды.

ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова кунакларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләде, татар халкының мәдәниятен һәм телен саклау буенча районда үткәрелә торган чаралар белән тәфсилләп таныштырды.

Муниципаль институт ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы рәисе Ильяс Сәлахов үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде, булган проблемаларны да читләтеп үтмәде.

Утырыш резолюция кабул итү һәм “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International