Грипп вирусы инде ишек шакый

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Бүген районнарның медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән “Грипп профилактикасының актуаль мәсьәләләре. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең грипп һәм ОРВИ белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлеге” дигән темага видеоконференция режимында киңәшмә булды. Анда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның киләсе атнадан арта башлаячагын әйттеләр.

Врачлар олыларга да, балаларга да прививка ясарга тәкъдим итәләр, үз илебездә ясалган вакциналар бик әйбәт нәтиҗә бирә.

Халыкны гриппка каршы иммунизацияләү инде төгәлләнеп килә, бүгенге көнгә балаларның 99,9, олыларның 89,6%ына прививка ясалган. Эбола вирусы йогу куркынычы булу сәбәпле быел прививка ясату аеруча мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International