Әлмәт ТР муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында катнашты

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумының видеоконференция режимында үткән утырышында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Песошин һәм авыл башлыклары катнашты. Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр советы президиумы рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.

Көн тәртибенә ТР Президентының муниципаль берәмлекләрдә биналарны архитектур-сәнгати яктырту турындагы йөкләмәсен үтәү буенча чаралар, ТР муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турында закон үтәлешен анализлау нәтиҗәләре, ТР муниципаль берәмлекләр порталы һәм муниципаль районнар сайтлары дизайнын яңарту, ТР муниципаль берәмлекләр советының IX корылтаена чакыру кебек мәсьәләләр кертелгән иде.



ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов әйтүенчә, муниципаль хезмәткә кабул иткәндә таләпләрне бозу очраклары да күзәтелә. Кайбер затларның хөкемгә тартылу срогы чыкмаган була, кайберәүләрнең квалификация таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Александр Белов муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләсенә дә тукталды.

ТР Президентының Экспертлар идарәсе башлыгы Булат Исмәгыйлев ТР муниципаль берәмлекләр порталы һәм аның составына керүче муниципаль район сайтлары дизайнын яңартуга әзерлек турында сөйләде.. Ул шулай ук авыл җирлекләре сайтларына, бәлки, конкурс игълан итәргәдер, дигән фикерен дә җиткерде. Сайтларны эчтәлеклерәк, баерак, кызыклырак итәргә өндәде.

Утырышта шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре советының IX съездына әзерлек хакында да сүз булды. Аны агымдагы елның 26 нчы декабрендә үткәрү ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International