“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Без күп балалы гаилә. Зуррак балаларыбыз мәктәптә укый. Без аларны мәктәптә түләүсез ашатуга документлар тапшырган идек, әмаа гаиләдә бер кешегә туры килгән керем 7 мең сумнан артыграк дип кире кактылар. Бу дөресме?

Җавап: ӘМР башкарма комитетының бу хакта кабул ителгән карарында күп балалы гаиләләрнең балалары ашаган өчен түләүдән җирле бюджеттан ассигнованиеләр исәбенә азат ителә диелгән.

Льготалы туклануга алу түбәндәге документлар нигезендә эшләнә: ата-аналар гаризасы; гаилә составы турында белешмә; гаиләнең һәр әгъзасының кереме турында документ (2 НФДЛ формасы), балаларга пособие һәм пенсияләр турында белешмә;күп балалы гаилә булу турында кенәгәнең льготаны озайту турында штамплы ксерокопиясе. Һәр гариза мәктәпнең ата-аналар комитетында, попечительләр советында карала һәм балаларның исемлеге директор тарафыннан раслана.

Сезгә гомуми белем учреждениесенә шул документлар белән барырга тәкъдим итәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International