“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Сезгә шәһәр балалар дәваханәсенең стационар бүлегендә кечкенә бала белән ятучы аналар мөрәҗәгать итә. Сездән кайнар су мәсьәләсен хәл итүегезне үтенәбез. Без күкрәк балаларыбызны салкын су белән юарга мәҗбүр, чөнки краннан салкын су гына килә.

Җавап: Балалар стационарын “Азнакай җылылык челтәрләре” ААҖ котельные җылы су белән тәэмин итә. Трассада авария булу сәбәпле 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр ремонт эшләре барганда җылы суны әледән әле туктатып торырга туры килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International