Наркоконтроль хезмәткәрләре Татарстанга “спайс” кайтару юлын яптылар

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
ТР наркополицейскийлары психоактив MDMB(N)-BZ-F матдәсе кайтаручыларны тоткарладылар. Берничә кешене тоту нәтиҗәсендә республикага хәтәр реагент китерү юлы ябылды.

Шушы көннәрдә 23 яшьлек наркотик сатучы тотылып, аңардан берничә дистә доза наркотик алынган иде. Экспертлар алынган массада томыш өчен куркынычлы MDMB(N)-BZ-F матдәсе булуын ачыкладылар.

Тиз арада эзләү-тикшерү чаралары үткәреп, наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре бу катнашмаларны кайтаручыларны – җинаятьчел даирәләрдә “Фатей” яки “Нариман” кушаматы белән таныш булган 52 яшьлек ир кешене һәм аның 24 яшьлек кулдашын тоттылар.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, Мәскәүдән наркотик реагентлар кайтару мөмкинлеге булган “Фатей” Лениногорск районы территориясендә синтетик (тәмәке кебек тарта торган) кушылмалар сату буенча тармакланган челтәр оештырырга ниятләгән. Наркосәүдәгәрләрдән 5000 доза әзерләргә җитәрлек күләмдә концентрацияле наркотиклар партиясе алынган.

Җинаять эше кузгатылды, наркосәүдәгәрләргә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International