Бүген Халыкара энергия экономияләү көне

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
11 ноябрьдә “Ресурслардан һәм энергиядән файдалану буенча мәктәп проекты” (SPARE) халыкара экологик челтәре инициативасы белән Энергия экономияләү көне дип игълан ителде. Бу бәйрәмне булдыру турында карар 2008 елның апрелендә SPARE координаторларының Казахстанда үткән халыкара киңәшмәсендә кабул ителде. Ә 2008 елның ноябрендә Энергия экономияләү көне дөньяда беренче тапкыр билгеләп үтелде. Проектта 20ләп ил катнашырга теләк белдергәч, бу бәйрәм халыкара статус алды.

Бәйрәмнең төп максаты – ресурслардан рациональ файдалануга һәм энергиянең яңартыла торган төрләрен үстерүгә хакимиятләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International