Әлмәт кул көрәшчеләре республикада өченче

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Әлмәт спортчылары 7-9 октябрьдә Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

“Юность” балалар-яшьләр спорт мәктәбенең пауэрлифтинг бүлегеннән тренер Артур Гафиятуллин шәкертләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтеләр. Руслан Батыров юниорлар арасында 66кг.га кадәр үлчәү категориясендә беренче булды.

Сергей Гладков 83 кг.га кадәрле категориядә яшьләр арасында икенче урын алып, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Яшьләрдән Александр Пантелеев, Раил Гайфетдинов һәм Владислав Сенин да үз үлчәмнәрендә икенче булдылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Әлмәт командасы өченче урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International