Эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләү

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен каршылап, Әлмәт эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләү булды. Бу көнне дуслары-хезмәттәшләре белән очрашып үткәннәрне искә төшерү өчен “Юность” савыктыру лагерена 160 ветеран җыелды.

РФ эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге башлыгы полиция полковнигы Дамир Гарипов җыелган кешеләрне бәйрәм белән котлады, эчке эшләр бүлегенең оешып аякка басуына өлеш кертүләре, фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйтте.

Кунаклардан ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады, район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән һәм үзеннән котлау сүзләре җиткерде.

Тантаналы чара булгач, бүләкләүләр дә булды. Ветераннарга Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгының мактау грамоталары, “ЭЭМ ветеранының почет билгесе” күкрәк билгесе, “Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре бетүнең 25 еллыгына” медальләре һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Кунаклар алдында Әлмәт артистлары, шулай ук хезмәткәрләрнең балалары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International