Әлмәттә тычканнар "һөҗүм" итә

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Геморрагик бизгәк йоктыручылар һаман да күп. Узган атнада республика буенча шундый 74 очрак теркәлгән (аннан алдагысында әлеге сан 54 иде).

Роспотребнадзор идарәсе китергән күрсәткечләргә караганда, Әлмәт “тычкан” чире буенча исемлекнең башында тора – 19 очрак. Чаллыда 11, Казанда 10, Түбән Камада 7 һәм башка районнарда 1-4 әр очрак күзәтелгән. Табиблар урманда һәм табигатьнең башка җирләрендә булганда, бакчада эшләгәндә, ачык производство урыннарында санитария таләпләрен үтәргә киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International