5 ноябрьдә Франция башкаласында балалар-яшьләр иҗатының “Мин яратам сине, Париж!” дигән ХХ халыкара фестивале булды. Анда Россия, Франция, Болгария, Казахстанның төрле шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.
Фестиваль күп жанрлы иде: хореография иҗаты, театр иҗаты, музыка коралларында уйнау, җыр сәнгате – һәммәсе дә урын алды.
Татарстан вәкилләре булып 2нче һәм 15нче урта мәктәп укучылары барган иде. яшь артистлар матур чыгыш ясадылар, күп бүләкләр алып кайттылар.