Бер атнада Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 20 очрагы ачыкланган

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Татарстанда, 3-9 ноябрьдә, ВИЧ-инфекция йоктыруның 20 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Аерым алганда, Казанда 10 очрак теркәлгән, Чаллыда – 3 очрак, Лениногорскида – 3, Әлмәт, Балтач, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – берәр очрак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International