Үзоештыру һәм вакыт белән идарә итү буенча тренинг үткәрелә

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле эшкуарлар һәм предприятие җитәкчеләре!

Республика экспортка булышлык үзәге сезгә һәм хезмәткәрләрегезгә «Тайм-менеджмент»та – үзоештыру һәм вакыт белән идарә итү буенча тренингта булырга тәкъдим итә. Танылган бизнес-тренер Лариса Кузьмина тренингында белемегезне арттыру компаниягезнең нәтиҗәлелеген, табышлылыгын арттырачак.

Семинарда катнашу бушлай, ә урыннар чикле. Тренинг 15 ноябрьдә 10.00дән 17.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Адресы: Казан, Пушкин урамы, 18, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы. Белешмәләр өчен телефон +7(927)440-60-86 (контактта – Гаптрахманов Риназ).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International