Бүген Россиядә Беренче бөтендөнья сугышының бетү көне билгеләп үтелә

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
11 ноябрьдә күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, Беренче бөтендөнья сугышында (28 июль, 1914 – 11 ноябрь, 1918) һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу сугыш нәтиҗәсендә 4 империя – Россия, Австро-Венгрия, Германия һәм Госманлы империяләре яшәүдән туктый. Сугыш барышында 10 миллионлап кеше һәлак була, 22 миллионга якыны җәрәхәтләнә.

Германия үзенең армиясен таратырга, бөтен авиациясен һәм флотын җиңүчеләргә бирергә, колонияләреннән баш тартырга, шулай ук Эльзас-Лотарингияне, Польшадагы провинцияләрен һәм башка кайбер территорияләрен бирергә, гигант репарацияләр түләргә мәҗбүр ителә. Аның белән союзда булган Австро-Венгрия һәм Төркия бүлгәләнә. Болгария дәүләт буларак сакланып кала, әмма шактый җирләрен югалта.

11 ноябрьне Россия Хәтер көне, АКШ – Ветераннар көне, Канада – Искә алу көне, Бельгия Килешү көне дип билгеләп үтә.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International