Марат Гыйрфанов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Әлмәт раоны башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.

Башта ул сугыш ветераны Панькин Дмитрий Васильевич янында булды. 8 ноябрьдә аңа 89 яшь тулды. Дмитрий Васильевич Чирмешән районының Күтәмә авылында туган. Балачактан ук колхоз эшләрендә катнаша башлаган. 1943 елда колхозда эшләгән җиреннән армиягә алынган. Ерак Көнчыгышта Кытай чигендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, минометчы булган. Сугыш беткәч тә хезмәтен дәвам иткән, 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Башта Свердловск шәһәренә китеп эшләгән. Аннары Әлмәткә кайткан, ПМК-2гә эшкә урнашкан. Пенсиягә дә шуннан чыккан. Бүгенге көндә оныгы гаиләсендә яши.

Райбашкарма җитәкчесе Дмитрий Васильевичка район башлыгыннан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗев Әсгат Мәсәлим улы бүген 90 яшен билгеләп үтә. Ул Югары Мактама авылында туган, хезмәт юлын колхозда тракторчы булып башлаган. 1942 елда армиягә алынган, Кострома шәһәрендә курслар үткәннән соң Ростов өлкәсенә хәрәкәттәге армиягә җибәрелгән. 1943 елда яралана, пуля аның бугазын тишеп чыга. Госпитальдә дәваланганнан соң солдатны зенит артиллериясенә билгелиләр. Ул Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша, Җиңү көнен Польшада каршылый.

Әсгат Минһаҗев 1947 елда демобилизацияләнә. Башта колхозда эшли, 1951 елда СМУ-52дә торба салучы машинада эшли башлый. 1953 елда “Әлмәтнефть” идарәсенең автотрактор конторасына эшкә керә, пенсиягә шуннан чыга. Хәзер юбиляр улы Рамил гаиләсендә яши.

Марат Гыйрфанов Әсгат Мәсәлим улына РФ президентының һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды, сугыш елларындагы батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре әйтте.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International