ӘМР башлыгы кубогына республика бокс турниры йомгаклары

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
8 ноябрьдә Камы-Исмәгыйль авылында ӘМР башлыгы кубогына бокс буенча республика турниры булды. Анда Камы-Исмәгыйль, Бишмунча авылларыннан, Кәләй станциясеннән, Түбән Мактама, Җәлил бистәләреннән, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләреннән 41 спортчы катнашты. Әлмәт шәһәре вәкилләре “Алга” спорт клубыннан һәм балалар-яшьләр спорт мәктәбеннән иде.

Тренер Тимур Гыймаев шәкертләре Илсур Мифтахов, Никита Кудряшов, Илнур Фәрхетдинов, Илнар Газизов, Инсаф Мусин, Ришат Хашимов үз авырлык категорияләрендә җиңеп чыктылар, Фәрхәт Рәсимов, Айнур Афзалов, Кирилл Дубровин, Артур Афзалов, Равил Нәфиков икенче урын алдылар.

М.Гыймаев һәм А.Рыжиков шәкертләре Глеб Ежов, Ширхан Гусейнов, Денис Скворцов, Алексей Макаров та җиңүчеләр булды.

А.Панов шәкертләреннән Станислав Панов беренче булды, Равил Билалов, Артур Адамян, Илгиз Бәдретдинов 2нче урын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International