“Музейда музыка” тагын яңгыраячак

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
2015 елның гыйнвар аеннан башлап Әлмәт таган якны өйрәнү музеенда Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте белән бергәләп “Музейда музыка” циклыннан кичәләр үткәреләчәк. Проектның максаты – әлмәтлеләрне рухи кыйммәтләргә, мәдәнияткә һәм шәһәр тарихына якынайту.

Күбесе шәһәр һәм район мәктәпләрендә үкучы тамашачылар музыка мәктәбе студентларының һәм укытучыларының чыгышларын бик яратып каршы алалар, алар башкаруында рус, татар һәм чит ил композиторларыны әсәрләрен тыңлыйлар. Музей хезмәткәрләре белән берлектә туган ягыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре күз алдына бастырыла. Чаралар һәр айның икенче сишәмбесендә үтә.

11 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә бу циклдан беренче чара булачак. Тамашачыларга “Әллә өнем, әллә төшем” спектакле тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International