Каракларның нәфесе чикне белми

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Шушы елның 13 маенда оператив чара үткәрү барышында “Татнефть-Охрана ” ААҖ хезмәткәрләре Югары Каран авылыннан ерак түгел бер автомашинаны туктаталар. Рульдә “РИНПО” ААҖнең гидравлик двигательләр ремонтлау участогы мастеры утырган була. Янәшәсендә коллегасы – сыйфатка контроль хезмәте контролеры. Җиңел машинада берни дә табылмый, ә менә аның артыннан килүче КамАЗда “УК “Система-Сервис” ҖЧҖнең ДРЗ-178 маркалы гидравлик забой двигателе була. Аны “РИНПО”ның Карабаштагы 4нче цехы территориясеннән алып чыкканнар.

Участок мастеры белән контроль хезмәткәре сүз куешып двигательне урлап алып киткәннәр. Контролер файдалануда булган двигатель табып әзерләп куярга, ә мастер аны алып чыгуны һәм сатып җибәрүне оештырырга тиеш булган. Китерелгән зыян 70 100 сум.

Тик әле бу гына түгел икән. Аларның гаражында әле тагын да двигательләр, торбалар, муфталар, переходниклар, ремонтка кирәкле запас частьлар табылды. Бөтенесен нибары ике ай вакыт эчендә шудырганнар. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 920 146 сум тәшкил итә.
Урланган әйберләр һәммәсе кайтарылды. Лениногорск шәһәр суды мастерны 3,6 елга ирегеннән мәхрүм итәргә (шартлы рәвештә), контролерны 269 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International