“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Салихович! 87 яшьлек карчыкка ярдәм итегез әле. Ул сугыш ветераны, сугыш ветеранының хатыны, Әлмәттә Зеленая урамындагы 11нче йортта яши. Аның өе тәмам искереп-тузып беткән, җылы тотмый. Ә әби авырый. Ул шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп караган иде, комиссия өйне ремонтларлык түгел дип тапкан, торак чиратына куйганнар. Октябрь-ноябрьдә күчерергә вәгъдә иткәннәр иде. Хәзерге көндә өйнең матчасы, нигезе, ишек-тәрәзәләре тәмам беткән, бернинди коммуникация юк. Өй җылы тотмый, суык булу аркасында әбинең памперсларын да алыштырырлык түгел.

Җавап: Агапова Мария Семеновна Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак узган елның ноябрендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган, субсидия алучыларның республика җыелма исемлегенә кертелгән.

Бүгенге көнгә 2013 елның июленә кадәр исәпкә алынган ветераннарга субсидия бирелде. М.С.Агаповага торак федераль бюджеттан акча күчерелгәч чират белән биреләчәк. Субсидияләрне чираттагы күчерү 2015 елның февраль аена планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International