“Луч” телекомпаниясенең элекке директоры Шамил Ислам улы Солтанов 64нче яшендә кинәт вафат булды

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
9 ноябрьдә “Луч” телекомпаниясенең элекке директоры Шамил Ислам улы Солтанов 64нче яшендә кинәт вафат булды.

Солтанов Шамил Ислам улы 1951 елның 20 гыйнварында Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туган. 1974 елда Казан авиация институтын тәмамлаган. Армия хезмәте үткәннән соң 1977 елда “ТатАИСнефть” идарәсендә инженер булып эшли башлый. 1979-1980 елларда - “Радиприбор” заводында инженер-конструктор. 1980 елдан 2001 елга кадәр Шамил Солтанов хезмәт эшчәнлеген Әлмәт район нефть үткәргечләр идарәсендә (АРНУ) дәвам итә, өлкән инженер, идарә башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары була.

“Луч” телекомпаниясенә җитәкче булып Шамил Ислам улы 2001 елда килде. Директор булып 12 ел эшләде, 2013 елның октябрендә лаеклы ялга чыкты. Шамил Солтанов эшләгән елларда телекомпания эштә яңа дәрәҗәгә күтәрелде: матди-техник база заманча яңа җиһазлар белән тулылыландырылды, тапшыруларның сыйфаты яхшырды, коллективка перспективалы яшь хезмәткәрләр килде.

Әлмәт районы советы һәм башкарма коллективы, “Луч” телекомпаниясе коллективы, гаммави мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Шамил Ислам улы Солтановның арабыздан вакытсыз китүе уңаеннан тирән кайгы белдерәләр, якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International