Үсмерләрне диспансерлаштыру бара

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Үсмерләрне диспансерлаштыруның төп максатларыннан берсе – егетләрне Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә әзерләү. Ул узган атнада “Көнбатыш капка” микрорайонында “Педиатр и я” дип исемләнгән балалар врачы офисында оештырылды.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган диспансерлаштыру “тар” белгечләр (травматолог, хирург, кардиолог, ортопед, окулист, невропатолог) бригадасы тарафыннан иртә патологияләрне ачыклау максатында мөһим дәүләт эше итеп үткәрелә, лаборатория тикшерүләрен дә эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International