РФ хөкүмәте ТКХ хезмәтләре өчен түләүне үзгәртү күләмнәрен нигезләргә мәҗбүр итте

2014 елның 7 ноябре, җомга
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев шул хакта хөкүмәт карарын имзалады. Бу карар гражданнарның коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрен үзгәртүнең чик индекслары күләмнәрен нигезләүне мәҗбүриләштерә. Моннан тыш, документ бу нигезләмәгә кертелә торган мәгълүматларны тәгаенли.

Әлеге карарга белешмәдә әйтелгәнчә, кабул ителгән карар гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмнәрен үзгәртүнең сәбәпләрен белеп торуына булышлык итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International