Татарстанда 14 меңнән артык эшсез бар

2014 елның 7 ноябре, җомга
4 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14 695 кеше мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 23 кешегә күбрәк дигән сүз. Теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә, дип ачыклык кертә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән эш бирүчеләр 45 368 вакансия буенча эшчеләргә кытлык кичерә. Бер атнада эш белән тәэмин итүчеләр 2666 вакантлы урын тәкъдим иткән.

Шулай итеп, бер атнада 528 кеше эшсез дип танылган. Хисапка баскан 277 кеше эш урыныннан үз теләге белән киткән, 28 кеше, оешма ябылу һәм хезмәткәрләр санын кыскарту сәбәпле, эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International