“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 ноябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн! Әйтегез әле, “Дуслык” микрорайонына шәһәр транспорты йөртү планлаштырыламы?

Җавап: №8 “Урсалы-“Дуслык мкр.” автобус маршрутын “Дуслык” микрорайоны аша үткәрү маршрутның озынаюына китерәчәк, шуның аркасында хәрәкәт интервалы да арта. Хәзерге көндә йөртүчеләр җитмәү сәбәпле автобуслар санын арттыру мөмкинлеге юк.

Әйтелгәннәр нигезендә, шулай ук транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чит ил кешеләрен җәлеп итүгә квота бирелде. Хәзер квалификацияле персонал сайлау бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International