Депутатлар 21 яше тулмаганнарга сигарет сатуны тыярга телиләр

2014 елның 7 ноябре, җомга
РФ Дәүләт Думасы физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетының якындагы утырышында тәмәке әйберләрен сатып алу яшен 18дән 21гә үзгәртү турында мәсьәлә кузгатылачак. Комитет рәисенең беренче урынбасары Сергей Поддубный шундый тәкъдим белән чыгарга җыена.

“Известия” гәзитендә хәбәр ителгәнчә, Россия парламентының түбәнге палатасында бу инициативаны хуплап каршы алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International