Шәһәр кешеләрен һәм кунакларны “Көзге блюз” ярминкәсенә чакыралар

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
“Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” гәзитләре “Россия почтасы” белән бергә 6 ноябрьдә 11.00дән 16.00 сәгатькә кадәр “Көзге блюз” ярминкәсе үткәрәләр. Программада кулинария мастер-класслары, Friends’ Club антикафесы белән мавыктыргыч уеннар, ачыклык будкасында теләкләр һәм тәкъдимнәр кабул итү, Медпрофилактика үзәге белгечләренең консультацияләре, тиен баласы белән фотосессия, китаплар алмашу, кул эшләренең “Көзге моңнар” конкурсына йомгак ясау бар.

Ярминкәдә гәзиткә язылучыларның өч пәлтәдән берсен, “Нефтьче” мәдәният сараендагы пәлтәләр һәм туннар ярминкәсенә сертификат, Coral Travel туристлык агентлыгыннан сертификат һәм башка бик шәп призлар оту мөмкинлеге бар.

2015 елның 1нче яртысына язылу бәяләре: “Знамя труда” – 498 сум, “Әлмәт таңнары” – 420 сум.

Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International