Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате
2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын йөрәктән республикабыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Конституция көне белән тәбриклим.
Без инде егерме ике ел буена Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклый торган шартларда яшибез һәм эшлибез. Ул икътисадның ныклы нигезе булып тора һәм дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.
Татарстан өчен федераль үзәк белән мөнәсәбәт, республикабызның күпмилләтле Россия дәүләте составындагы статусын хокукый беркетү бик мөһим. Монда Татарстан Конституциясендә расланган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә зур роль уйный.
Без Россия җитәкчелегенә республиканың иҗтимагый һәм икътисадый үсешенә һәрчак ярдәм итүләре өчен рәхмәтлебез. Татарстанның Россия Федерациясе дәүләтчелеген һәм халыклар бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше алда да зур булыр дип ышанам.