Әлмәттә Булат Вәлиев истәлегенә яшьләрнең республика көрәш турниры булды

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
1 ноябрьдә Әлмәттә көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә яшьләр арасында республика көрәш турниры булды. Ярышта Татарстаннан, Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 18 команда – барлыгы 140 спортчы катнашты. Әлмәттән көрәш буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбенә йөрүче 16 егет көрәште. Алар берничә авырлык категориясендә югары урыннар алуга ирештеләр.

Роев Артур, Гайниев Дмитрий, Сабиров Разил, Гәрәев Илнар, Гафуров Радик үз категорияләрендә беренче урын алдылар. Әлмәтлеләр активында шулай ук сигез 2нче урын, өч 3нче урын бар.
Безнекеләр командалар ярышында беренче булды. 2нче һәм 3нче урында Азнакай һәм Чаллы көрәшчеләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International